Бөтә яңылыҡтар

“Китап — белем шишмәһе” тигән мәҡәлдең мәғәнәһенә йәшәй-йәшәй төшөндөм, ти Буранғол ҡыҙы

Людмила Рауил ҡыҙы Ҡунаҡҡужина Буранғол ауылында тыып-үҫкән. Өфө китапханалар техникумын тамамлағас, тыуған Ейәнсура еренә - балалар китапханаһына эшкә ҡайта. Унда 11 йыл эшләгәс, район китапханаһына  күсерелә, унан китапхнала бүлек мөдире  дәрәжәһенә күтәрелә. 2010 йылда Әхмәт Зәки Вәлиди исемендәге милли китапханала эшләй башлай.    Яҡташыбыҙ тураһында "Ҡыҙыл таң" гәзитендә баҫылған мәҡәлә менән  сайтта танышырһығыҙ.  

“Китап — белем шишмәһе” тигән мәҡәлдең мәғәнәһенә йәшәй-йәшәй төшөндөм, ти Буранғол ҡыҙы
“Китап — белем шишмәһе” тигән мәҡәлдең мәғәнәһенә йәшәй-йәшәй төшөндөм, ти Буранғол ҡыҙы

 

"Укыган саен үзеңнең белемеңнең сайлыгы сизелә генә бара икән. Эссе көнне сусагач, өзлексез су эчәсе килгән кебек инде ул. Әткәй-әнкәемнең, абыемның сәнгатькә, язучы-шагыйрьләргә, журналистларга һәм китапханәчеләргә хөрмәте бик тирән иде. Аларның ошбу гадәтләре миңа да йогуына әле дә сөенеп бетә алмыйм. Махсус югары уку йортлары тәмамламасам да, 30 ел эчендә бик күп темаларга мәкаләләр язу бәхетенә ирештем.
Бүген сезне республикабызның Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегенең фидакарь хезмәткәрләре белән таныштыруны үземнең бурычым итеп саныйм.

Бүлек мөдире Людмила Кунаккуҗи­на – менә 35 ел инде Башкортстанда мәгърифәт нурларын таратучы хөрмәткә лаек шәхес. Ул үзе Зианчура районының Бурангол авылында дөньяга килгән. Әтиләре Равил абый – шофер, әниләре Минзия апа башлангыч сыйныф укучыларына озак еллар белем биргән. Әйткәндәй, шуңа аның дүрт кызы да изге, җаваплы укытучы һөнәрен сайлаган да инде. “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, – дигән халык мәкале аларга бик туры килә.
Минзия Әхәт кызының картәниләре дә, картәтиләре дә дини булган, моның өчен большевиклар хакимияткә килгәч, аларны гаепсезгә эзәрлекләп рәнҗет­кәннәр. Людмиланың әнисе ягыннан ерак бабасы Әхмәтбакый хәзрәт Акъюлов авыруларны өшкереп, догалар ярдәмендә савыктыручы, Көньяк Уралның шәрәфле шәхесе булган.
Людмила Равил кызы, Уфа китап­ханәчеләр техникумын уңышлы тәмам­лап, туган төбәге – Зианчура үзәк китапханәсенә дәртләнеп эшкә кайта. Гади китапханәчедән методист, мөдир вазыйфасына кадәр үсә. Зианчурада төрле бихисап чаралар үткәреп, үзенең мәдәни осталыгын, сәләтен, тырышлыгын күрсәтүе эзсез үтми. 2010 елда аны Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәнең фәнни-методик бүлегенә эшкә чакыралар. Әлеге тәкъдимне шатланып кабул итә.
Сәләтеннән, тәҗрибәсеннән тыш, Людмиланың аңа кадәр читтән торып Чиләбе мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлавы да хәлиткеч роль уйнагандыр. Уфада ике ел хезмәт куйгач, Ә. Вәлиди китапханәсенең фәнни-методик бүлеген җитәкләүне аңа ышанып тапшыралар. 2012 елдан 2019 елга кадәр шул вазыйфада ару-талу белми эшли Зианчураның сәләтле оештыручысы. Зур шәһәрдә, зур рухи диңгездә дә югалып калмый аның рухи корабы! Менә өч ел инде Людмила Кунаккуҗина вакытлы матбугат бүлеген җитәкли. Мондагы хезмәтне мин кырмыска оясы белән чагыштырыр идем. Төрле яшьтәге гәзит-журнал, китап укучылар моннан иртәдән кичкә кадәр һич өзелми. Өлкән яшьтәгеләргә – олыларча, яшьләренә яшьләрчә алымнар кулланып, ягымлы сөйләшеп хезмәтләндерү – бүлектә эшләүчеләрнең төп кыйбласы. Иң өлкән укучылары Хәниф Мөхәммәтҗан улы, 90 яшьтә булуына карамастан, гәзит-журналлар укыр өчен Затон бистәсеннән килә хәтта!
Нинди чаралар үтсә дә, вакытлы матбугат “эш атлары” үзләренең йөрәк җылысын, һөнәри осталыкларын бер тамчы да кызганмый. Мәсәлән, “Җәйге уку залы” абонемент бәйрәмнәренә буклетлар, истәлекнамәләр ясау өчен күп көч, фантазия, импровизация таләп ителә. Моның өчен элекке фондлар, гәзит-журналлар аша илебез үсеше, Ватаныбызның куәте турында мавыктыргыч мәгълүматлар белән танышалар.
Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү максатында Александр Нев­ский, Петр I, А. Суворовка багышланган тематик очрашулар тарихка битараф кешеләрдә дә горурлык, кызыксыну уята. Бу – бигрәк тә дөньялар тыныч булмаган чакта иң үтемле алымнарның берсе.
Китапханәнең урыс, башкорт, татар, мари, чуваш телләрендә 120 гәзит-журнал алдыруы гына да бу мәдәни дәүләт учреждениесенең куәте, рухи байлыгы хакында сөйли. Вакытлы матбугат бүлеге эшсөярләре ошбу хәзинәләребезне алдагы буыннарга тапшырыр өчен аларны санлаштыру хәстәрен дә күрә. Бу гаҗәеп осталык, саклык, түземлек аша гамәлгә ашырыла. Фондка килгән һәрбер гәзит-журналны теркәү, тегү кебек хезмәт­ләрне үтәр өчен генә дә күпме сабырлык, физик көч таләп ителә.
Менә мин бу тату коллектив кызлары эшләгән стендларны карап йөрим. Әнә Русиядән һәм Башкортстаннан чыккан Советлар Союзы, Русия Геройлары стенды, менә 1812 елгы Ватан сугышы полководецлары, әнә Рәми Гариповка багышланган күргәзмә һәм башкалар. Бу чараларда Азамат Гарипов, Лариса Абдуллина, Айдар Хөсәенов бигрәк тә теләп катнашалар икән. Людмила Равил кызы шулай ук китапханәнең даими дуслары – Башкортстан гимны авторы, композитор Фәрит Идрисовка, әдипләр Кадим Аралбаев, Айгиз Баймөхәммә­товка тирән рәхмәтләрен җиткерде.
Быел, Русиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында, урыс, башкорт, татар, чуваш, мари, мордва халыкларына багышланган фотозоналар оештыру эзмә-эзлекле алып барыла. Шулай ук, уку елы башлангач, студентлар белән “Беренче курс атналыгы”, “Русия флагы” кебек эчтәлекле очрашулар гәзит-журналлар белән дуслыкны ныгытуда әйтеп бетергесез көчкә ия.
Людмила Равил кызы китапханә директоры Марат Зөлкарнәев, аның урынбасары Люция Шәрифҗан кызы белән тыгыз элемтәдә, аларның ихлас ярдәмнәрен тоеп эшли. Һәм, һичшик­сез, ул үзенең ярдәмчеләренә, коллективта бергә эшләгән кызларның тырышлыгына да таяна. Людмиланың “уң кулы” Лена Мостаева зур тәҗри­бәгә ия. Гөлнар Пюрко, Альбина Мөрсәлимова, Гөлфия Ибра­һимова, Айгөл Гыймалетдинова да – бу бүлекнең чагу гөлләре. Әйткәндәй, мондагы аллы-гөлле чәчәкләрне дә алар күңел биреп тәрбияли. Китап­ханәдәге пөхтәлек, уңайлыклар күңелдә якты хисләр уята.
Мин быел “Библиотөн-2022” Бөтен­русия акциясендә чакырылган кунак буларак катнаштым. Рәхәтләнеп ана телендә шигырьләремне укып, күпләрдә кызыксыну уяттым. Бер тыңлаучым соңыннан килеп китабымны сорады. Ә инде Башкортстан Язучылар берлегендә тормавыма бик гаҗәпләнде. Димәк, кулга каләм алуым очраклы түгел. “Библиотөн-2022” акциясеннән мин канатланып, бераз күңелем дә нечкәреп кайттым. Китапханәдә барлык чаралар да зур оешканлык белән үтте.
Мәкаләмнең төп герое Людмила Кунаккуҗина үзенең йөрәк парәсе Верониканы үстереп, укытып, зур тормыш юлына чыгарган. Кызы, Ырынбур дәүләт икътисад университетын тәмамлап, үз һөнәре буенча зур уңышларга ирешкән. Әнисен ике онык белән сөендерергә дә өлгергән. “Оныкларым һәрьяклап үсешсен өчен көчемне кызганмыйм”, – ди Людмила ханым.
35 ел (шуның күбесе – методист вазыйфасында) Башкортстан мәдә­ниятенә биниһая өлеш керткән Людмила Равил кызының бернинди мактаулы исемнәре булмавы гына гаҗәпләндерде. “Мин исемнәр артын­нан кумадым, эшемдә төп максатым – китапханәдә рәхәтләнеп шөгыльләнү өчен уңайлы уку мохите тудыру булды”, – диде ул тыйнак кына сөйләшү ахырында.
Мин Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәдән илһамланып кайттым. Мондагы зур коллективта һәркем игътибарга һәм хөрмәткә лаек. Мәгърифәт, нур чишмәсе булган мондый урын үз эшенә мөкиббән кешеләр булганга үзенә тарта да инде. Бүгенге виртуальләшә баручы дөньяда рухи азык бигрәк тә мөһим. Халыкларыбыз дуслыгын ныгытучы рухи күпергә сезне дә чакырам!"

Рәзиф Зөбәеров,
“Илһам чишмәләре” шигърият конкурслары дипломанты
һәм лауреаты.

Автор:Айгул Клысбаева
Читайте нас: