Шағир ғүмере мәңгелек!
"Кеше ғүмере бигерәк ҡыҫҡа...
Бер һүнә лә ҡабат ҡабынмай.
Һәр беребеҙгә ҡағыла ул,
Шағирҙәргә генә ҡағылмай."
Кеше гомере турында бу кадәр дә төгәл һәм чынбарлыкка тап килгән әдәби юлларны кем язып калдырган соң?
Дөрес, бу сүзләрнең авторы безнең яраткан әдипләребезнең берсе,
Татарстанның халык шагыйре, Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Абдулла Алиш исемендәге бүләкләр лауреаты, Татарстан республикасының атказанган сәнгәт эшлеклесе Роберт Миннуллин.
Роберт Мөгәллим улы 1948 нче елның 1 августында Илеш районында туган. Бала чагы гүзәл Сөн буена терәлеп кенә торган, зур булмаган, шул ук вакытта матур һәм төзек Шәммәт авылында уза. Тормыш юлын "Маяк" район гәзитенең әдәби хезмәткәре вазифасында эш башлый. Университет тәмамлагач, хезмәтен "Яшь Ленинчы" балалар гәзитендә дәвам итә. Озак еллар "Казан утлары" журналында, аннары телевидениеда эшләү дәверендә зур хезмәт һәм иҗат юлы үтеп, күренекле шагыйрь, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе булуга ирешә.
Кызганычка каршы, бер ел элек, 27 март көнне киң күңелле, оптимистик рухлы, тормышны, халкын үз итеп яраткан шагыйрьебезнең йөрәге тибүдән туктады. Ул үзенең чагу иҗады белән татар әдәбияты күгендә якты йолдыз булып балкып, кабатланмас эз, бәяләп беткесез мирас калдырды.Якташыбыз ике тугандаш республика арасында дуслык күперләрен ныгытуга һәм үстерүгә дә зур өлеш керткән шәхес буларак та зур танылу алды.Казанда яшәп иҗат итсә дә, туган ягы Башкортостанны онытмады, аның тырыш, эшчән халкына дан җырлап, ис киткеч хозур табигәтенә соклануын үзенең әсәрләрендә, җырларында чагылдырды. Иҗаттан тыш, Татарстан парламентында халык депутаты булган чорда , Роберт Мөгәллим улы үзенең акыллы киңәшләре, үткер һәм тапкыр сүзләре белән үз халкының яшәү шартларын яхшырткан, кайгырткан законнарны кыю яклады.
Бөек шагыйрьләр ике тумый!
Ышанам, халкыбызның ихтирамын, сөюен үзе исән чакта ук яулап, олы хөрмәтенә лаек булган Роберт Миннуллиның исеме татар һәм башкорт халкының бөек уллары Тукай, Мостайлар белән бер рәттән алтын хәрефләр белән язылып, безнең күңелләрдә мәңге сакланыр!