Бөтә яңылыҡтар
Йәмғиәт Общество
23 Ноябрь 2025, 14:51

Дустың булса, шундый булсын...

"Алма булса, шундый булсың, Дүрткә – бишкә бүләрлек. Дустың булса, шундый булсын, Синең өчен үләрлек", -- дип җырда әйтелгәнчә, дуслык − ул ике кешенең уртак кызыксынулары, бер - берсе белән ярдәмләшеп, авыр чакта терәк, кирәк булып яшәүләре.

Ул − теләсә кайсы байлыктан да кыйммәтрәк, акчага сатып алып булмый торган хисләр.

Бүгенге язмам нәкъ җырдагы сүзләргә туры килгән якын дустым, иҗатташым Мидхәт Хаммат улы Асылбаев турында.

Без районның ике башында, мин Яңа Чебенле авылында, Мидхәт дустым Әлибәйда туып үссәктә, менә 20 елга якын безне дуслык җепләре бәйли.

2007 нче елда мин Яңа Чебенле авыл биләмәсе башлыгы вазифасында эш башлагач, бер көнне район газетасыннан хәбәрчеләр килеп төште. Шулар арасыннан ак күлмәктә, кызыл галстук таккан, какча гына кара чәчле хәбәрче кулына фотоаппарат, блокнотын тотып бүлмәгә керү белән үк ихлас елмаеп, - " һаумыһыгыз,"-- дип исәнләшеп, үзен Мидхәт дип таныштырды, Инәк ягына беренче тапкыр килүе, киң иген басуларында, иркен яланнарда совхоз эшчеләренең гөрләтеп эшләп йөрүләренә гаҗәпләнеп сөйләде. Аннары икебез бер машинага утырып, биләмәнең авыллары, тырыш, уңган кешеләре белән танышуны дәвам иттек. Кыска гына сәфәребез тәмамлангач, ул чәй өстәле артында үзенең 26 ел Әлибай мәктәбендә укытучы, мәктәп директоры булып эшләүе, балалар саны азаю сәбәпле мәктәп ябылгач, гаиләсе белән район үзәгенә күченеп редакцияга эшкә урнашуы турында сөйләп, безнең танышу башланып китте.

Ә инде 2019 нчы елда ул районның туган якны өйрәнү музее җитәкчесе булып тәгаенләнгәч, ә мин хаклы ялга чыккач, безнең уртак шөгылебез, авылларның тарихы, шушы төбәктә яшәгән халыкның көнкүреше, язмышы белән кызыксынуыбыз, шигърият сөюбез, танышлыкны дуслыкка әйләндерде.Мине район күләмендә үткән чараларга, очрашуларга еш чакырып торуы дәртләндерде, илһамландырды.

Мидхәт Хаммат улына нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәм дә, ул бер дә кире какмый,үзенең эшлекле киңәшләрен биреп, һәрвакыт ярдәм кулы сузырга әзер. Иҗатка килүемә дә Мидхәт дустымның ныкышмалылыгы, дусларча җылы карашы, мөнәсәбәте зур этәргеч көч биргәндер дип саныйм мин.

Дустым 1960 нчы елның 23 ноябрендә Зианчура районының Әлибай авылында
Хаммат Бикбулат улы (1929 - 1969) һәм Хәмдия Гимадислам кызы ( 1927 -2003) Асылбаевлар гаиләсендә дөньяга килә.
Туган авылында 8 класс белем алып, урта мәктәпне Абзанда тәмамлый.

Хезмәт юлын Әлибай мәктәбе интернатында тәрбияче булып башлый.

1979 - 1981 нче елларда тугандаш Венгрияда инженер - сапер гаскәрләрендә ил алдындагы хезмәт бурычын үти.

Армия сафыннан кайткач Әлибай мәктәбендә кабаттан тәрбияче булып, аннары физкультурадан укыта һәм 1981 - 1987 нче елларда читтән торып Башкорт дәүләт университетында филология факультетында белем ала. Кулына диплом алгач балаларга башкорт теле һәм әдәбиятеннән белем бирә. Соңгарак, директор булып эшләгән чорда укучыларда тарих фәненә кызыксыну уята.

1986 нчы елда дустым Мөхәмәтьян авылы кызы Гөлсем Зияитдин кызы Даутова белән гаилә коралар.
Тормышларына ямь биреп, куаныч, шатлык өстәп бер - бер артлы уллары Ильфат (1988), Айнур (1992), кызлары Гөлсирень дөньяга аваз салалар. Балаларының һәрбересенә тиешле тәрбия, белем биреп, хезмәткә яваплы, кешеләргә ихтирамлы булырга өйрәтәләр.

Бүген инде аларның һәркайсысының үз гаиләсе, яраткан эше булып Исәнгол авылында тормыш көтәләр, Азалия, Азамат, Альбина, Әдилә, Денис, Айдина исемле балалар үстерәләр.

Бүген Яңа Павловка авылының Тынычлык урамында яшәүче Асылбаевларның зур, тату гаиләсе 40 елга якын авырлыкларны да, шатлыкларны да бергә кичереп, иңне - иңгә терәп, күпләргә үрнәк булып тормыш сукмагыннан ышынычлы адымнар белән киләчәккә атлыйлар!

--"Аллага шөкер, яшьлектә язмышымны гомерлеккә бәйләгән Гөлсемемдән уңдым, ул тырыш та, түземле дә, сабыр да, кирәк чакта миңа терәк , гүзәллекне, матурлыкны яратучы тормыш иптәшем дә. Иҗат итү өчен яныңда һәрчак сине аңлаган, бар башлангычларыңны хуплаган кеше булу бик мөһим. Зур рәхмәт!

Кайда гына йөресәм дә юлларымда гел яхшы кешеләр очрады, хезмәттәшләрем белән килешеп, бер - беребезне хөрмәт итеп эшләдек, әле дә шулай дәвам итәбез.

Балаларыбыз йөзгә кызыллык китерми, җәмгыятебезнең файдалы гражданнары булып, илебезнең икътисадын үстерүгә үз өлешләрен кертәләр.

Йортыбызда яраткан онык - оныкчаларыбызның тавышы тынмый, безне һәрчак үзләренең әлегә бәләкәй генә булган уңышлары белән гел куадырып, сөендереп торалар, үзем шахмат уенына мөкиббән кеше буларак, оныкларыма да акыл һәм фикерләүне үстерүдә зур булышлык иткән бу борынгы уенның серләрен өйрәтергә тырышам", - ди Мидхәт Хаммат улы.

--" Районыбыздагы һәр авылының тарихы турында кыскача гына булса мәгълүмат туплап, безнең арада яшәгән олы буын вәкилләреннән белгән - күргәннәрне язып алып китап чыгару төбәк тарихчыларының бурычы. Бу бик тә кирәкле эшне башкарып чыгу өчен бүген тырышып калырга кирәк, ә иртәгә соң булырга мөмкин... ", - дип янып - көеп яши ул Мидхәт дус.

Әлбәттә, болар барысы да зур көч, түземлелек, материаль чыгымнар талап итә. Еш кына кирәкле кешеләрне күреп - сөйләшү өчен район буйлап чыгарга, кайсы чакта кайберләре белән әнгәмә кору өчен хәтта үгетләргә туры килә. Алдына алган максатын ахыргача җиткерергә өйрәнгән Мидхәт дус ал - ял белми, буш вакытын, ташып торган энергиясен кызганмый эзләнә, иҗат итә. Афарин!

Мидхәт Хаммат улы Асылбаеның районыбызда озак еллар дәвамында нәтиҗәле, намуслы хезмәтен аның күпсанлы Мактау кәгазьләры, Рәхмәт хатлары дәлилли. Күптән түгел Мидхәт дустым Башкортстан Республикасының югары бүләгенә --- "Хезмәт даны" медаленә лаек булды. Котлыйбыз!

Менә шундый ихлас, киң күңелле, тырыш, ярдәмчел, сәләтле оештыручы, тормышта үз юлын табып зур уңышларга ирешкән, оста шахматчы, һәвәскәр гармунчы, җәмәгать эшендә актив катнашучы дустым булганга чиксез горурланып, үрнәк алып Мидхәт дустымны чын күңелдән 65 яшьлек Юбилее белән кайнар котлыйм!

Юбилей --- ул гомернең үткән юлларын искә алып, якты хисләр, кичерешләрне яңартып, тиешле бәя биреп, изге теләкләрне шигырь юлларына салып якын кешеңә җиткерү өчен иң уңайлы вакыт!

Дустыма

Бер якын, чын дустым белән,
Алыйм әле бераз мактанып,
Аның иҗат җимешләренә,
Байкау ясыйм мин сокланып.

Дустым көне - төне китап яза,
Район авыллары тарихын,
Безне үткәннәргә алып кайта,
Кулланып шәхси архивын.

Киләчәк буынны үстерүгә дә,
Кертә үз өлешен, хезмәтен,
Илсөярлекне тәрбияләүдә дә
Җиткерә һәрчак үз фикерен.

Укытучы да, директор да булды,
Әлибай дигән туган авылында,
Туган якны өйрәнү музеен да,
Уңышлы җитәкләде заманында,

Музейда алып барды эзләнүләр,
Үтте дәртле шахмат ярышлары,
Эшләгән елларын искә алып,
Очраштылар хезмәт батырлары.

Туган телне саклау максатында,
Оештыра ул иҗади конкурслар,
Күңел җылысы салынган чарада,
Балалар бик ихлас катнашалар.

Битараф калса әгәр үткәннәргә,
Булмаса туган якка сөю хисе,
Язылмый калыр иде беркайчан,
Тарих китабының күпме бите.

Авылының шәҗәрәсен төзеп,
Халкым дип көне - төне янгач,
Авырлыкларны тиз чыга җиңеп,
Туган җиренең илсөяре булгач.

Бүген дустым һаман кала сафта,
Район гәзитенә эзли мәгълүмәт,
Фидакарь хезмәтенә бәя биреп,
Түшенә такты медаль хөкүмәт.

Дустым сиңа халык исеменнән,
Җиткерәм тик рәхмәт сүзләре,
Дус - ишләрең мактый - мактый,
Юбилеең белән котлар әле үзләре.

Киләчәктә дә дөньяны гөрләтеп,
Төренеп балалар, оныклар бәхетенә,
Яшә туган җирдә исәнлектә, саулыкта,
Мидхәт дустым елмаеп, көлеп кенә!

Шамиль Хасанов, Яңа Чебенле авылы,
Башкортстан татарлары конгрессының
урындагы бүлекчә җитәкчесе,
Зианчура районының Мактаулы туган якны өйрәнүчесе,

23 нче ноябрь, 2025 нче ел.

Автор: Айнә Иманғолова
Читайте нас